news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Урам» яңа экстрим-паркы белән танышты

Мактаулы кунаклар мәйданчыкта чыгыш ясаучы спортчыларның трюкларын карарга тукталды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Урам» яңа экстрим-паркы белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Урам» экстрим-паркы белән танышты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә

«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, республика көне уңаеннан оештырылган чарага барышлый, бүген ачылган «Урам» экстрим-паркы белән дә танышып чыгарга булды», - диелә хәбәрдә.

Мактаулы кунаклар мәйданчыкта чыгыш ясаучы спортчыларның трюкларын карарга тукталды. Шунысын да искәртик: биредә брейк-данс һәм стрит-арт буенча Combonation X2 12нче халыкара турниры кысаларындагы ярышларның өченче көне уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100