news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Казанның спорт үзәгендә бадминтон уйнады

Көн саен Казанда Бадминтон үзәге секциясенә өч йөздән артык бала йөри, шулай ук биредә республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уза.

Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Казанның спорт үзәгендә бадминтон уйнады
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Максим Акимов Казанда Бадминтон үзәгендә булдылар. Алар балалар белән аралаштылар һәм кортта партияне уйнадылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Казанга эш сәфәре кысаларында Бадминтон үзәгендә булды, анда ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән уен уздырды. Шулай ук Татарстан Президенты үзәкнең яшь бадминтончылары һәм тренерлары белән очрашты һәм аралашты», – диделәр матбугат хезмәтендә.

  • Бадминтон үзәген Казанда 2016 елның февралендә ачтылар. Ачылу тантанасында Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен, Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай катнашты.
  • Көн саен Казанда Бадминтон үзәгенә өч йөздән артык бала йөри, биредә республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot