news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде

Татарстан Президенты санитар нормаларны үтәгәндә, балаларны мәктәпкә һәм бакчага йөртүдә кыенлыклар булмавын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яз көне мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде дип саный. Бу турыда ул бүген зур матбугат конференциясендә әйтте.

«Мәктәпләрдә, югары уку йортларында дистанцион укытуны оештыру бик авыр булды, ләкин боларның барысын да без үттек. Уңай һәм тискәре яклары булды. Мин мәктәпләрне юкка гына дистанцион укытуга күчердек дип саныйм. Бу минем төпле фикер. Сабыйлар бакчага, укучылар мәктәпкә йөрергә тиеш. Эшебез күрсәткәнчә, санитар нормаларны үтәгәндә, бу өлкәдә бернинди кыенлыклар да юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot