news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире белән очрашты

Әмир резиденциясендә барган очрашуда Татарстан делегациясе катнашты

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Согуд Гарәбстаны Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире шахзадә Маш’ала ибн Абдуллаһ ибн Абдул-Азиз Әл Сауд белән очрашты. Эмир резиденциясендә булган очрашуда шулай ук Татарстан делегациясеннән булганнардан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Президенты, беренче чиратта, ике Изге урынны Саклаучы Согуд Гарәбстаны Короле Абдуллаһ ибн Абдул-Азиз Әл Сауд тарафына илгә килергә һәм мөселманнарның изге урыннарында булырга чакырган өчен рәхмәт сүзләре әйтте. ТР Президенты Согуд Гарәбстанының динамик үсештә булуына, илдә барган үзгәрешләргә соклануын белдерде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмиренә Татарстан делегациясен җылы кабул иткәннәре, шушы сәфәрне шәп итеп оештырганнары өчен шәхсән рәхмәт әйтте.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстанына, хаҗ кылу максаты белән, 1700ләп татарстанлы килә, аларның шушы сәфәре иң югары дәрәҗәдә оештырылган.

Мәккә әмиренә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы – төбәкнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше турында шәрехләмә бирде. Яклар Татарстан Республикасы һәм Согуд Гарәбстаны белән сәүдә-икътисад, мәдәният, гуманитар өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында фикерләштеләр.

Мәккә әмире Татарстан Президентын Җидда икътисади форумында катнашырга чакырды. Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика делегациясе ул форум эшендә катнашканы бар, Татарстан вәкилләре аның алдагысында да катнашачаклар, дип раслады, анда күргәзмә экспозициясе һәм ТР презентациясе тәкъдим ителәчәген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Король Галиҗәнабләре принц Маш’ала ибн Абдуллаһ ибн Абдул-Азиз Әл Саудны Татарстанга килергә чакырды.

Иртәгә Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе әгъзалары ике изге урынны Саклаучы Король Абдуллаһ ибн Абдул-Азиз Әл Сауд исеменнән тантаналы кабул итү чарасында катнашырга ниятли, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100