news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин хәйрия хоккей матчында уйнады

Мәскәүнең “Сокольники” спорт сарае бозында Александр Овечкин һәм Илья Ковальчукның дуслары командалары очрашты

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин кичә Мәскәүнең “Сокольники” спорт сарае бозында узган хәйрия хоккей матчында катнашты.
“Сокольники” бозында хоккей йолдызлары Илья Ковальчук һәм Александр Овечкин “Чын йөрәктән” акциясе кысаларында хәйрия хоккей матчы үткәрде. Илья Ковальчук командасын СССР чемпионы Юрий Борисов җитәкләсә, “Вашингтон” клубы капитаны җыелма командасы Александр Филиппов җитәкчелегендә чыгыш ясады, дип хәбәр итә Газета.Ru.
Овечкин командасы өчен танылган капкачы Владимир Мышкин, Николай Жердев, Майкл Вишневецки, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, финанс министры Алексей Кудрин чыгыш ясады. Бу командага Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да керде. Ковальчук командасын Вячеслав Фетисов, Доминик Гашек, Евгений Малкин, Алексей Касатонов, Президентның икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Аркадий Дворкович, гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу тәкъдим итте.
Матчның төп вакытында Овечкин командасы 9:7 исәбенә җиңү яулады, әмма өстәмә период үткәрергә карар кылдылар һәм бу исәп буенча артта калган командага хәлне үзгәртергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, очрашу 13:13 исәбенә төгәлләнде.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, матч 13,7 миллион сум акча җыйган. Әлеге акчалар урман янгыннарында зыян күрүчеләргә җибәреләчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot