news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин булачак энергия блогына тәүге таш салды

Казанда инде 38 ел мондый төзелешләр алып барылмаган

(Казан, 19 ноябрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Бүген Казанның Ферма шоссесында җылылык һәм электр энергиясенең дүртенче чыганагына (ТЭС–240) беренче таш салу тантанасы булды.
Әлеге объектны төзү турындагы карар шәһәрнең җылылык һәм электр энергиясенә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан кабул ителгән. Проектның авторлары – ТР Хөкүмәте, Казан мэриясе һәм “Баско” компаниясе.
Хәзерге вакытта Казан 400 МВт электр һәм 200 Гкал җылылык энергиясенә мохтаҗлык кичерә. Казанның 2025 елга кадәрге үсеше Генераль планын гамәлгә ашыру нигезендә, электр энергиясенә ихтыяҗ – 700 МВт, ә җылылык энергиясенә 540 Гкал.гә артачак. Дүртенче чыганакны төзү җылылык һәм электр энергиясенә булган кытлыкның бер өлешен канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. ТЭС Универсиада авылын, “Кояшлы шәһәр” торак комплексын, Республика клиник хастаханәсенең медицина корпусларын һәм башка объктларны җылылык һәм электр энергиясе белән тулысынча тәэмин итәр дип көтелә.
Җылылык һәм электр энергиясенең дүртенче чыганагына (ТЭС–240) беренче таш салу тантанасында ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «PvT Capital» компаниясе идарәчесе Кристиан Вербакель, “Баско” холдингы генераль директоры Валерий Калмыков катнашты.
Республика Премьер–министрының сүзләренә караганда, Татарстанда мондый проектларның гамәлгә ашырылганы юк иде әле. “Бу тулысы белән коммерция проекты. Энергиягә булган ихтыяҗ даими рәвештә арта. Универсиаданың язмышы күп яктан әлеге бурычны никадәр тиз гамәлгә ашыруыбызга бәйле. Беренче комплексны ачу 2012 елга билгеләнгән. Мин Германия коллегаларына рәхмәт белдерәм һәм барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Илсур Метшин, үз чиратында, бүгенге көнне республика башкаласы тормышындагы истәлекле вакыйга дип атады. “Хәзерге вакытта Казанда өч җылылык чыганагы эшли, алар 1936, 1962 һәм 1971 елларда файдалануга тапшырылган. Казанда инде 38 ел мондый төзелешләр алып барылмаган. Дүртенче энергия блогы дөнья стандартларына җавап бирәчәк, анда атмосферага зарарлы матдәләрнең бүленеп чыгу күләме бүгенге җылылык чыганакларыннан өч тапкырга азрак булачак”, – диде Казан мэры.
Әлеге проектның инвесторы – “ПвТ Капитал и БАСКО инвестиции” ҖЧҖ Россия–Германия уртак предприятиесе. Генераль проектчысы – “ВНИПИэнергопром” берләшмәсе” ААҖ, техник заказчысы – “Баско” ЯАҖ, генераль подрядчысы – “Баско–Строй” ҖЧҖ.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100