news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Чаллыда кер юу машиналары заводын ачты

«Акыллы» предприятиедә технологик һәм җитештерү процесслары белән идарә итүдә автоматлаштырылган система кулланыла.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Чаллыда кер юу машиналары заводын ачты
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 28 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Haier корпорациясенең (Кытай) кер юу машиналары заводы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Haier Europe башлыгы Яник Ферлинг һәм башкалар катнашты.

Алар заводның җитештерү корпуслары белән танышты. Экскурсия вакытында аларга предприятиенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Haier корпорациясенең кер юу машиналары җитештерү заводы 30 мең квадрат метр мәйданны били, ул елына 500 мең берәмлек техник эшләп чыгаруга исәпләнгән. Проектка 50 миллион долларга якын инвестиция кертелгән.

Кер юу машиналары җитештерү предприятиесендә технологик һәм җитештерү процесслары белән идарә итүдә автоматлаштырылган система кулланыла.

Бу - Haier корпорациясенең Чаллыда урнашкан инде икенче заводы. «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә суыткычлар җитештерү заводы 2016 елның апрелендә эшли башлаган иде. Кытай сәнәгать паркында көнкүреш техникасы эшләп чыгару буенча барлыгы 12 завод ачылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot