Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Комаров Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты
Игорь Комаров Татарстанга эш сәфәренә килде.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ» ). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров төбәкне социаль-икътисадый үстерү, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Казанга эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский белән дә очрашты.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле шулай ук Кабан күле яр буйларында булды һәм Ш. Мәрҗани урамын карады, «Идея» технопаркының эше белән танышты, «Эйдос-медицина» үзәгендә булды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Игорь Комаров Зур Казан боҗрасын төзекләндерү эшләре барышын һәм Татарстан башкаласының автоюл челтәрен үстерүне бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз