Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Хулио Маглионе Татарстанда йөзү спортын үстерү хакында фикер алышты
Татарстан лидеры һәм Халыкара йөзү федерациясе президенты алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә дә кагылды.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе белән очрашуы вакытында Татарстанда йөзү спортын үстерү мәсьәләләре үзәк темаларның берсе булды.
Республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Миңнеханов һәм Маглионе алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә дә кагылды.
Бүген Татарстан лидеры һәм Халыкара йөзү федерациясе президенты Казанның Дәрвишләр бистәсендә өсте ябулы йөзү бассейннары ачу тантанасында, шулай ук Балтач районы белән видеоэлемтә буенча шундый чарада катнашырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз