Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты
Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Россия антропологлары һәм этнологларының XIII Конгрессында катнаша.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов республикага эш сәфәре белән килде. Төп максаты - Россия антропологларының һәм этнологларының XIII Конгрессында катнашу. Конгресс Казанда 2019 елның 2-6 июлендә уза.
Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Татарстан җитәкчелегенә әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз