news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кәгъби белән очрашты

Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кааби Татарстанга 17 сентябрьдә килде.

Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кәгъби белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарәсе рәисе Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби белән сөйләшүләр үткәрде. Алар ике илнең дини оешмалары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең дини оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашуның төрле юнәлешләре буенча фикер алыштылар», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстанның Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.

Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кәгъби Татарстанга 17 сентябрьдә эшлекле визит белән килде. Республика кунагы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә, Галиев мәчетендә, Россия ислам институтында һәм «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәгендә булды. Шулай ук Казан епархия идарәсе һәм Болгар ислам академиясе вәкилләре белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100