Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты
Чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
(Казан, 9 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Бөек Җиңү көненә багышланган тантана Җиңү паркының Дан мемориалы колоннадасында узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның беренче президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Чәчәкләр салу тантанасыннан соң, Президент ветераннар белән бергә Парк аллеясы аша узып, бөтен Россиядән килгән патриотик клублар отрядлары һәм ТР Диңгез җыены әгъзалары белән күреште.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Москвич Победа автомобиле руле артына утырып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз