news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мәгариф рейтингының соңгы урынында булган Питрәч районын тәнкыйтьләде

Президент район башлыгы Эдуард Дияровның докладында бу фактны телгә алмавын да билгеләп узды.

(Казан, 10 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Питрәч муниципаль районы 2016 ел буенча республиканың мәгариф рейтингында ахыргы урында. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген кискен тәнкыйть утына тотты.

"Бу мине бик борчыды, үз-үзегезне дә тәнкыйтьләрсез дип уйлыйм", - дип мөрәҗәгать итте ул Питрәч район советының 11 нче утырышында.

Президент район башлыгы Эдуард Дияровның докладында бу фактны телгә алмавын да билгеләп узды. Залда утыручылар арасында район мәгариф бүлеге башлыгы бармы дип кызыксынып: " Сез "балалар бакчасы, мәктәп ачтык" дип сөйлисез. Эш матур мәктәптә түгел, ахыр чиктә моның нәтиҗәсе балаларның көндәшлеккә сәләтле булмавында, чөнки сез аларны тиешенчә әзерләмисез. Соңгы урын нәрсә инде ул?!" - дип шелтә белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент район мәгариф бүлеге мөдиренең ничә ел эшләве белән кызыксынды. "Икенче ел" дигәч, "бәхетең икенче ел гына булу" диде. "Игътибар итегез: район өчен бу бик начар. Өстәвенә сез эшче һөнәрләрне әзерләү үзәге дигән идегез. Әлбәттә, моны, һичшиксез, караячакбыз. Әмма сез начар әзерләсәгез, алар беркая китә алмый инде. Казанга барып, мондый билгеләр белән бер җиргә керә алмыйлар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә ашату мәсьәләләренә дә игътибарлы булуны сорады. "Ата-аналардан хәзер сыйфат начар дигән шикаятьләр күп. Президентка социаль челтәрләрдә теләсә кем яза ала, шуңа күрә кайда, ничек икәнен бөтенесен белеп торам. Сезнең район буенча нәрсәдер бар дип әйтәсе килми, әмма дәгъвалар булмасын өчен, тукландыру мәсьәләләренә игътибарлы булырга кирәк", - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100