Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмаларын сыйфатлы итеп төзекләндерергә чакырды
Татарстанда пландагы 16 муниципаль мәктәпнең 4есе төзекләндерелгән, калганнарында ремонт эшләре дәвам итә.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белем бирү объектларын капиталь төзекләндерүдә сыйфатка зур игътибар бирергә чакырды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, хәзерге вакытта республикада планлаштырылган 16 муниципаль мәктәпнең – 12сендә (дүртесе төзекләндерелгән инде), 12 коррекция мәктәбендә, шулай ук планлаштырылган 94 балалар бакчасының 89ында капиталь ремонт эшләре бара.
Моннан тыш, 11 ресурс үзәге (көллият) төзекләндерелә. Аларга тотылган чыгымнарның гомуми күләме 681 миллион сумнан да артып китә. Программага кертелгән 14 балалар сәламәтләндерү лагерының барысында да ремонт эшләре төгәлләнгән, диде Ирек Фәйзуллин.
Амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын төзекләндерүгә килгәндә, 114 объектның 99ында эш дәвам итә. Быел поликлиникаларны капиталь ремонтлауга 3 миллиард 196 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк, диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз