news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Гарәп Әмирлекләре икътисад министры ислам банкингы хакында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Глобаль ислам икътисади саммиты эшендә катнаша.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан бен Сәед әл Мансури белән Россия-Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм БГӘ арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Дубайда Глобаль ислам икътисади саммиты кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министрына бүгенге көндә республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган ислам банкингы өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстанда Россия ислам икътисады төзү юнәлешендә алып барылган эш хакында бәян итте.

Проект Россия Саклык банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты фикеренчә, әлеге үзәк илдә ислам икътисады принципларының тагын да киңрәк үсешенә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ачылган Глобаль ислам икътисади саммиты эшендә катнаша. Татарстан делегациясе составына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләре керә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot