news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Габделганиев Wildberries логоүзәгенә нигез салды

Онлайн-ритейлерның логоүзәгендә 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак, дип искәрттеләр компаниядә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Габделганиев Wildberries логоүзәгенә нигез салды
tatarstan.ru, Михаил Захаров

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Wildberries онлайн-ритейлерының яңа логоүзәгенә нигез салу тантанасында катнашты. Инде киләсе елда ук республикада әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, киң колачлы проект республика өчен стратегик әһәмияткә ия.

«Яңа логоүзәк Татарстанда онлайн-коммерцияне үстерергә, ә җирле товар җитештерүчеләргә үз продукциясен Россиянең бөтен төбәкләрендә сатарга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Миңнеханов һәм компания вәкилләренә төбәк территориясендә инфраструктураны үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Wildberries логоүзәге Яшел Үзән өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе мәйданчыгында урнашачак. Онлайн-ритейлер вәкилләре белдергәнчә, комплекс 100 мең квадрат метрга якын мәйданны биләячәк. Аның беренче чиратын киләсе елның беренче яртыеллыгында файдалануга тапшыру күздә тотыла, проектка кертелгән инвестицияләрнең күләме 5,5 миллиард сум тәшкил итә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шулай ук Ozon логоүзәгенә нигез салу тантанасында да катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot