Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуровны Казанда машина төзелеше күргәзмәсендә көтәләр
Казанда узачак сәнәгать күргәзмәләрендә 14 илдән, шул исәптән Россиядән бизнес вәкилләре катнаша.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе, шулай ук «Technocварка» күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозиция 5-7 декабрьдә Казан ярминкәсе территориясендә оештырыла. Чарада шулай ук Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакованың да катнашуы көтелә. Мактаулы кунакларны форумның соңгы көнендә көтәләр.
7 декабрьдә «Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексының җитештерү потенциалы» дигән мультимедиа экспозициясе, Татарстан — Чехия эшлекле форумы һәм Чехия Республикасы компанияләре өчен бизнес-очрашулар узачак.
Республика Машина төзелеше кластеры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә стендлар белән берләшмә әгъзалары - «Профтермо» заводы», «Ком» идарә компаниясе һ.б. компания вәкилләре таныштырачак.
«Машина төзелеше. Металл эшкәртү» һәм «Technocварка» күргәзмәләре төбәкнең төп тармак вакыйгалары санала. Алар дөнья һәм Россия машина төзелеше базарындагы актуаль тенденцияләрне чагылдыра. Быел күргәзмәләрдә 14 илдән (Россия, Япония, Чехия, АКШ, Израиль, Кытай һ.б.) вәкилләр катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз