news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров IDEX-2019да Россия экспозициясен карадылар

Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзелеше заводы да катнаша.

Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров IDEX-2019да Россия экспозициясен карадылар
tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә Россия экспозициясен карадылар. Бу хакта ТР Президентының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • IDEX оборона күргәзмәсе 1993 елдан бирле уздырыла. Бөтен дөньяның алдынгы җитештерүчеләре коралларының, хәрби техникасының, саклау һәм иминлек системаларының үрнәкләре куела торган атаклы мәйданчык. 2019 елда IDEX 17 февральдән 21 февральгә кадәр 14нче мәртәбә уздырыла.

«Рособоронэкспорт» – IDEX-2019да Россия экспозициясен оештыручы. Күргәзмә мәйданчыгында барлык кораллы көчләре төрләре өчен 200дән артык перспектив үрнәкләр куелган. «Рособоронэкспорт» хәбәр иткәнчә, хәрби билгеләнештәге продукцияне 50дән артык ОПК предприятиесе тәкъдим  итә, шул исәптән – «Ростех», «Калашников», «Алмаз-Антей», «Уралвагонзавод», «Росэлектроника», «Высокоточные комплексы», «Техмаш» һәм башкалар. 

Денис Мантуров  һәм Рөстәм Миңнеханов Россия экспонентлары стендларын карадылар, халыкара күргәзмәләрдә беренче мәртәбә урнаштырылучы технологияләр белән таныштылар.

«Калашников» концерны стендында беренче мәртәбә өр-яңа 200нче сериядән: АК200, АК203, АК204 һәм АК205 Калашников автоматлары урнаштырылган. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры һәм Татарстан Республикасы Президенты «Калашников» концерны җитештергән спорт пистолетларын һәм электр мотоциклны да карадылар.

Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзелеше заводы да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100