news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Мәдәниятебез ул – безнең горурлыгыбыз”

Казанда 2013 елда узачак Универсиада кунакларын төзекләндерелгән театрлар каршы алырга тиеш. Тамаша заллары кунакларны кабул итәрлек булырга тиеш. Моңа, әлбәттә, җитди инвестицияләр җә

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). “Казанда 2013 елда узачак Универсиада кунакларын төзекләндерелгән театрлар каршы алырга тиеш. Тамаша заллары кунакларны кабул итәрлек булырга тиеш. Моңа, әлбәттә, җитди инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк”, - дип белдерде бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында.
Аның сүзләренә караганда, 2009 ел республика өчен авыр ел булды. Безгә күп кенә инвестицион проектларны кыскартырга, бары тик зур әһәмияткә ия булган юнәлешләрне гына тормышка ашырырга туры килде. Быел да республика бюджетында күп проектларны гамәлгә ашырырга акча җитмәячәк. Шуңа карамастан, “Әкият” курчак театры бинасы файдалануга тапшырылачак.
“Башка проектлар булыр дип ышандыра алмыйм. Быел да без мәдәният хезмәткәрләрен автотранспорт чаралары белән тәэмин итәрбез дип уйлыйм.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәменә таянып, республикабызда Болгар һәм Зөя калалары кебек изге җирләр комплексы яңартылачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Премьер-министр шулай ук мәдәният өлкәсендә дәүләт һәм эшмәкәрләр арасындагы хезмәттәшлеккә таянырга кирәклеген ассызыклады.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан җәмәгать эшләрен оештыру проектын тормышка ашыруны югары бәяләде. Быел да бу юнәлештә яңа технологияләргә, мөмкинлекләргә таянып эшне дәвам итү кирәклеген әйтте. Мәдәният министрлыгы өлкәдә маркетинг, менеджмент мөмкинлекләреннән файдалану , белгечләрне әзерләү, аларга чит илләрдә тәҗрибә алу мөмкинлеген тудыру, бюджет оешмаларын автоном режимга күчерү эшен дәвам итү юнәлешләрендә актив эш алып барырга тиеш, диде Премьер-министр.
“Мәдәниятебез ул – безнең горурлыгыбыз. Без аны республикабызда яшәтергә, Татарстаннан читтә танытырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100