Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны акрын эшләгәне өчен тәнкыйтьләде
Татарстан Президенты министрны мәдәният йортларын төзекләндерү эшләрендә инициатива күрсәтмәүдә һәм сүлпән эшләүдә гаепләде.
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны акрын эшләүдә һәм инициативасызлыкта гаепләде.
"Бик акрын эшлисез, бернинди инициатива күрмим”, – диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында авылларда төзелә һәм төзекләндерелә торган мәдәният йортларының нәтиҗәле эшләмәвенә шелтәсен белдерде. Аның әйтүенчә, саллы гына акча кертелгәч, аларда тормыш кайнарга тиеш. Президент авыл клублары төзелеш программасы дәвам иттереләчәген, әмма, беренче чиратта, булганнарын тәртипкә китерергә кирәклеген әйтте.
Айрат Сибагатуллинның быел күпме учреждение төзекләндерелгәнен төгәл генә әйтә алмавы Рөстәм Миңнехановка ошап бетмәде. “Син бит бу әйберне төнлә уятып сорасалар да белергә тиеш. Син – министр. Шушы уй белән йокыга китәргә, уянгач, ничек эшләргә дип уйларга тиеш. Кызыксыну бөтенләй юк”, – дип шелтәләде.
Президент акча була торып та, реставрация, төзекләндерү эшләренең бик акрын булуына тәнкыйть сүзләрен белдерде. “Сынлы сәнгать музеена бер ел элек акча бүлеп бирдек. Ел дәвамында алар проектын да эшли алмаган. Бу уникаль объект безнең республика горурлыгы. Проект булмагач, акча тотылмаган да, чөнки Мәдәният министрлыгы реставрация буенча килештерү һәм раслау процедурасын артык озакка суза. Һәр объект сезнең контрольдә булырга тиеш. Сез – министр, шуның өчен җавап бирәсез”, – дип мөрәҗәгать итте ул Айрат Сибагатуллинга.
Рөстәм Миңнеханов музейларның еллар буе ремонтлануын билгеләп узды. “Тукай музеен кайчан башлаган идек инде. Бик акрын, бернинди инициатива юк сезнең тарафтан. Бу сорауларга игътибарны юнәлтәсе урынга, әйтерсең лә, читтән күзәтүче сез”, – диде. Президент, шулай ук, Казанда да яңартып кору планлаштырылган мәдәният учреждениеләре буенча эшне активлаштырырга өндәде.
“Без бит акча бирәбез. Барлык секцияләр, түгәрәкләр шушы мәйданчыкларда оештырылырга тиеш. Айлар буена сузылгач, эшләрнең бәясе дә артырга мөмкин, реставрациягә тотынганчы, эшләргә җыенучылар китеп тә бара. Акрын эшлисез”, – дип төгәлләде фикерен Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз