Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Мәдәният институты ярты гасыр буена иҗади элита формалаштыра
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгына багышланган бәйрәм концертында булды.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгына багышланган бәйрәм концертында булды. Ул бу югары уку йорты иҗади һәм интеллектуаль элитаны формалаштыру миссиясен лаеклы үти дип саный. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Тантанада Россия Мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко да катнашты. Рөстәм Миңнеханов педагогларны, студентларны һәм бу югары уку йортын тәмамлаганнарны Казан дәүләт Мәдәният институтының 50 еллыгы белән котлады һәм хезмәтләренә һәм иҗатларына тирән ихтирамын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында Казан дәүләт мәдәният институтының үзенең 50 еллыгын иҗади һәм рухи матурлык тантанасын чагылдыручы вәкиллекле форум белән каршы алуын символик вакыйга дип атады. "Ярты гасыр бу югары уку йорты күп милләтле халкыбызның мәдәни мирасын саклауга һәм ишәйтүгә ярдәм итүче иҗади һәм интеллектуаль элитаны формалаштыру миссиясен лаеклы үти", - диде ул.
"Халык иҗатының һәм профессиональ иҗатның уникальлеге, бер яктан, милләтара багланышларны ныгытып, кешеләрне берләштерсә, икенче яктан, һәр халык мәдәниятенең үзенчәлеген саклап кала. Шул рәвешле тел, гореф-гадәтләр, рухият һәм милли үзенчәлек буыннан-буынга тапшырыла", - дип әйтте Президент.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Идел буе халыклары мәдәниятенә аерым игътибар бирелә. Моның ачык мисалы – күршеләребез дәүләт ансамбльләренең һәм халык коллективларының бу тантанада катнашулары. Мәдәният институты талантлы яшьләрне җәлеп итү урынына әверелде. Бу югары уку йортында илебезнең 34 субъектыннан студентлар белем ала.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына бу югары уку йортына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Институт коллективына илһам чишмәләренең саекмавын, яңа проектлар һәм казанышлар теләде. Ул педагогика коллективы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз