news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Мәдәни мирасны саклау, өйрәнү, арттыру – төп өстенлекләрнең берсе

«Дәүләтебезне, бәйсезлегебезне, гореф-гадәтләребезгә һәм рухиятебезгә таянып, тормышка хокукны саклап калу өчен без бердәм булырга тиеш», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов: Мәдәни мирасны саклау, өйрәнү, арттыру – төп өстенлекләрнең берсе
https://tatarstan.ru

(Казан, 25 март, «Татар-нформ»). Татарстан өчен мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм арттыру мәсьәләләре — дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында хәбәр итте.

Чара Казан Ратушасында узды. Утырыш эшендә Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская катнашты. Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республика мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә татар музыка кораллары күргәзмәсен карады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре — мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады. ТР Президенты ассызыклаганча, бүген Россия Көнбатыш ягыннан гаять зур басым кичерә. Көн саен мәгълүмати һөҗүмнәр бара. Фейклар һәм илебезне һәм халыкны чагылдыручы ялган мәгълүмат тарату практикасы көчәя.

«Дәүләтебезне, бәйсезлегебезне, гореф-гадәтләребезгә һәм рухиятебезгә таянып, тормышка хокукны саклап калу өчен без бердәм булырга тиеш. Россия һәрвакыт мәдәни традицияләре белән көчле иде. 2022 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыкларының Мәдәни мирасы елы дип игълан ителүе дә символик мәгънәгә ия», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүгенге көндә матди булмаган мирасны: гореф-гадәтләрне, милли кухняны, фольклорны саклау һәм куллану мәсьәләләрен җайга сала торган бердәм федераль закон юклыгына игътибар итте. Элегрәк ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасына «Матди булмаган мәдәни мирас турында» закон проектын җибәргән иде. Хәзер ул фикер алышу стадиясендә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. Ул билгеләп үткәнчә, балаларда зур белем багажы булу уңыш гарантиясе булып тормый. Креатив фикерләүне һәм идеяләрне генерацияләү сәләтен үстерергә мөмкинлек бирүче инструментларның берсе — иҗат һәм мәдәният белән бер-берсенә кушылу.

«Традицион мәдәният белән танышу, халык бәйрәмнәрендә катнашу, милли театрларга бару — күпкырлы шәхес тәрбияләү гаранты. Кызганычка каршы, яшь буын мәдәният учреждениеләренә йөрергә күнекмәгән, аларның кыйммәтләре системасында мәдәни байлыкларны куллану — беренче урында түгел. Узган елның 1 сентябрендә старт алган „Пушкин картасы“ масштаблы проекты бу мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән иде. Сезнең җайга салынган эшегез нәтиҗәсендә без проектны гамәлгә ашыруның беренче елы нәтиҗәләре буенча сатылган билетлар саны буенча илдә беренче урында торабыз. Бу эшне Пушкин картасының яшь кысалары белән генә чикләнмичә дәвам итәргә кирәк», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният учреждениеләренең күп өлеше, бигрәк тә авыл җирлекләре, кардиналь модернизация таләп итә. Әмма инфраструктураны яңарту — бердәнбер проблема түгел. Яңа технологияләр кертү белән мәгълүмати агымнар киңәя, мәдәни тәңгәллек үсә.

«Мәдәният учреждениеләре заманча эчтәлекле, төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрне җәлеп итәрлек булырга тиеш. Алар төрле яшьтәге кешеләр өчен гаилә ял итү үзәгенә әйләнергә тиеш. Кешеләр үзләренең иҗади сәләтләрен ача һәм күрсәтә ала. Бу мәсьәләдә дәүләт-хосусый партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен зур потенциал бар. Бергәләп механизмнар эшләргә кирәк», — диде Татарстан Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100