Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлеге Илчесе хезмәттәшлек турында фикер алыштылар
Очрашу Казан Кремлендә узды.
(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртеп үтик, Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили Татарстанга эш сәфәренә килде. Аерым алганда, ул Россия ислам институтының (РИИ) 20 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Шулай ук, Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили республиканың ислам тарихына бәйле архитектур һәм тарихи урыннарында, Изге Болгар шәһәрендә һәм Болгар ислам академиясендә булырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз