news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Alishech Ltd башлыгы фармпрепаратлар җитештерү хакында сөйләште

Татарстан Президенты Хөкүмәт йортында Исраэль Левин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Alishech Ltd башлыгы фармпрепаратлар җитештерү хакында сөйләште

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Alishech Ltd медицина компаниясе башлыгы Исраэль Левин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Исраэль Левин фармакология препаратлары җитештерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Альмир Абашев һәм Татарстанның башка ведомство вәкилләре катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot