news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Волин цифрлаштыруны үстерү хакында сөйләште

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Казанда аналог телевидентесен туктату һәм цифрга күчү тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Волин цифрлаштыруны үстерү хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин белән очрашты. Алар төбәктә цифрлаштыруны үстерү, шул исәптән цифрлы телевидениегә күчү, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Бүген Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин Казанда аналог телевидентесен туктату һәм цифрга күчү тантанасында катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot