news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер Казанда Изгеләр чиркәвендә булды

“Газпром” идарәсе рәисе Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казанда “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Изгеләр чиркәвендә, шулай ук 2014 елдан бирле чиркәүдә эшләп килүче данлыклы изге Гурия исемендәге гимназиядә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Миллер православие гимназиясе укучылары белән аралашты. Укучылар аңа ясаган рәсемнәрен бүләк итте. Миллер шулай ук сәфәр кысаларында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты.

Изгеләр чиркәве бинасын реставрацияләү 2014 елда башланган иде. Хәзерге вакытта чиркәү казанлыларның дини һәм мәдәни үзәге булып тора.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot