news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер хезмәттәшлек турында юл картасын имзалады

Бүген Казанга “Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер килде.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казанда “Газпром” ГАҖ һәм Татарстан сәнәгать комплексының үзара хезмәттәшлеге турында Юл картасы имзаланды.

Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер үз имзалары белән ныгытты.  Документны имзалау тантанасы Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды. Анда Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, “Газпром” ГАҖ җитәкчелеге һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot