Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Банников Татарстанда уртак проектлар турында сөйләште
ABC.ru маркетплейска нигез салучы белән очрашу дистанцион видеоконференция режимында узды.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейска нигез салучы, аның инвесторы Алексей Банников белән очрашты. «Маркетплейс» ҖЧҖ, дистрибьюторлык челтәрен кулланып, республика җитештерүчеләре продукциясен алга сөрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алексей Банников «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру белән кызыксынды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген интернет-сәүдә үсә һәм югары потенциалга ия. Аның фикеренчә, республикада әлеге юнәлешне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра. Татарстанда сезнең белән уртак проектны гамәлгә ашыру теләге зур, диде Рөстәм Миңнеханов, ABC.ru маркетплейска нигез салучыга мөрәҗәгать итеп.
Алексей Банников хәбәр иткәнчә, компаниягә 2005 елда нигез салынган. Без — бу юнәлештә беренче компанияләрнең берсе, диде ул, үсеш концепциясе шундый, без түбән бәяләрдән сәүдә итәбез.
Алексей Банников хәбәр иткәнчә, «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү инвестицион проекты безнең өчен кызыклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз