Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Попов Олы Елга мәчетен төзекләндерү хакында сөйләште
Александр Попов мәчетне реставрацияләү буенча проектны җитәкли.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Реставрационный центр — архитектура, производство, обучение» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы мәчетне һәм Кама Тамагы районының Архангельские Кляри авылындагы XVIII гасыр чиркәвен реставрацияләү турында фикер алыштылар. Ике проектны да Александр Попов җитәкләячәк.
Яклар реставрация эшләренең агымдагы барышы, объектлар сакланышын тәэмин итү, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз