news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Осипов төбәкара дәрәҗәдә тәҗрибә алышу турында сөйләште

Очрашу Татарстан Президентының Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында булды.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Байкал арты крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов Мәскәүдә очрашу вакытында төбәкара дәрәҗәдә тәҗрибә алышу мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты рәсми порталында хәбәр ителә.

Осипов Байкал арты крае социаль-икътисади вазгыяте турында сөйли һәм крайга республика тәҗрибәсе, аерым алганда, инвестицияләр җәлеп итүдә, яңа предприятиеләр ачуда, керемне арттыруда кызыклы һәм файдалы булыр иде дип белдерә.

Байкал арты крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәк, инвестицияләр җәлеп итүдә планнары була торып та, Россия рейтингында 70нче баскычтан югары күтәрелә алмый.

Татарстан Президенты республиканың Россия төбәкләре арасында динамик үсештә булган төбәкләрнең берсе булуын искәртте һәм Россия субъектлары белән тупланган тәҗрибә, икътисадның төрле тармакларында тупланган белем белән бүлешергә әзер икәнлеген әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot