Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаковка рәхмәт белдерде.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Зәйгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Александр Новак Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаков белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Леонид Яковлевич Мачтаков 1923 елда ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка алына. Мәскәү оборонасында, Сталинградтагы контрһөҗүмдә, Курск дугасы сугышында катнаша. Ике тапкыр яралана, контузияләнә.
1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСын төзү белән бәйле. 1999 елдан Зәй ГРЭСы ветераннар Советы рәисе урынбасары була.
Рөстәм Миңнеханов Леонид Мачтаковка республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Александр Новак, үз чиратында, Зәй ГРЭСы ветеранын РФ Энергетика министрлыгының I дәрәҗә медале белән бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз