news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Конюхов Казан авиация заводы үсеше турында сөйләште

Татарстан Президенты белән «Туполев» ГАҖ генераль директоры предприятиенең дәүләт контрактларын үтәве турында да фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Конюхов Казан авиация заводы үсеше турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ генераль директоры һәм Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең стратегик һәм махсус авиация буенча вице-президенты Александр Конюхов белән «Туполев» ГАҖ филиалы С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының алга таба үсеш мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда предприятие эшчәнлегенең стратегик перспективаларыннан тыш, «җитештерү мәйданнарын техник яктан яңадан җиһазлауга, дәүләт контрактларын үтәү барышына» да кагылды, диелгән хәбәрдә.

Февраль уртасында Александр Конюхов беренче тирәнтен модернизацияләнгән стратегик бомбардировщик — ракета тотучы Ту-160М очкычының беренче очышы нәтиҗәләре буенча Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Россия Оборона министрлыгы 2021 ел ахырында беренче яңа самолет алырга тиеш.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизацияләнгән стратегик ракета йөртүче Ту-160М очкычларын серияле җитештерүне башлап җибәрделәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot