Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Дюков республикада футбол үсеше турында фикер алышты
Очрашу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыклары, Россия футбол берлеге һәм Татарстан футбол федерациясе катнашында документ имзалау кысаларында узды.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов белән Александр Дюков республикада футбол үсеше перспективалары, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм аны популярлаштыру чаралары турында фикер алышты.
Очрашу дүрт яклы килешү имзалауга әзерлек кысаларында узды. Документны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыклары, Россия футбол берлеге һәм Татарстан футбол федерациясе имзалаячак. Мондый хезмәттәшлек форматы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән алып профессиональ клубларга кадәр кадрлар үстерү системасын камилләштерергә ярдәм итәчәк. Килешү буенча футболчылар әзерләүнең төбәк үзәкләре һәм балалар футбол үзәкләре ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз