Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм АИРР директоры инновацион төбәкләрнең үсеше турында сөйләште
Россия инновацион төбәкләре үсеш ассоциациясенең максаты булып, ассоциациядә торган төбәкләрнең нәтиҗәле инновацион үсешенә ярдәм итү тора.
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре үсеше ассоциациясе (АИРР) директоры Иван Федотов белән очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.
“Очрашуда төбәкләрнең үсеш перспективалары, идарә, инфраструктура һәм инвестиция проектларын инновацион үсеш хисабына тормышка ашыруда иң яхшы булган практикларны куллану турында фикер алыштылар”, - дип язылган матбугат хезмәте хәбәрендә.
2010 елның 21 маенда Innovus 13нче Инновацион форумында Россия инновацион төбәкләр үсеше ассоциациясе төзелү килешүе имзаланган иде. Рөстәм Миңнеханов ассоциация советы рәисе булып тора.

Ассоциация составына уннан артык Россия төбәге керә. Оешманың максаты булып, ассоциациядә торган төбәкләрнең нәтиҗәле инновацион үсешенә ярдәм итү тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз