Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Люблянада узган Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашты
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, бүген Словения Россиядән инвестицияләр җәлеп итү яклы, димәк, бу аның да хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрсәтә
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Словения бизнесы Россия икътисады белән кызыксына, Россия – без хезмәттәшлекне үстерергә теләгән ил.
Бүген бу хакта Люблянада Словения Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында узган Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашучылар сөйләштеләр.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Словения Республикасы бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.
Сез – без хезмәттәшлекне үстерергә һәм ныгытырга теләгән партнерларыбыз, диде бизнес-форумны ачып, аның модераторы. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Словения ССП (Сәүдә-сәнәгать палатасы) белән Татарстан Республикасы ССП хезмәттәшлек турында килешүе төзелгән һәм Татарстан бизнесменнары өчен Словения эшкуарлары белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр турында барлык мәгълүматны алырга мөмкин.
Словения эшкуарлары илләребез арасында бизнес-контактларны үстерергә тели – мондый фикерне форум кысаларында чыгыш ясаучылар әйтте. Словения Сәүдә-сәнәгать палатасы эшкуарлар өчен ышанычлы союздаш һәм партнер булып тора.
Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев форумда чыгыш ясап хәбәр иткәнчә, Россия-Словения мөнәсәбәтләре динамик үсештә. Беренче мәртәбә 2013 елда безнең товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итте, диде ул. Доку Завгаев шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиядә дә, Словениядә дә кече һәм урта бизнес икътисад үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Яхшы шартнамәчел-хокукый база булдырылган, дип саный ул.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров искә төшергәнчә, Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясенең иртәгә булачак утырышы инде унберенчесе. Безнең максат – сәяси һәм икътисадый хәлләргә карамастан, хезмәттәшлекне үстерү, диде ул, 2013 ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итә.
Николай Никифоров билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы һәм, мәсәлән, Венгрия арасында товар әйләнеше 1 млрд. 200 млн. доллар тәшкил итә, ә бит бу Россиянең бер төбәге генә. Шуңа күрә без Словения белән хезмәттәшлектә югары потенциал булуы турында сөйлибез, дип ассызыклады ул. «Ышанам ки, без әлеге потенциалны файдаланырга тиеш, - диде Николай Никифоров. – Сезнең экспортка һәм импортка товарыгыз бар, инвестицияләргә дә мөмкинлегегез бар».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Словения хезмәттәшләренә форумны әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, сәяси хәлнең тотрыксызлыгына карамастан, бүген алга бару һәм “ишекләрне япмау” мөһим. Безгә булганын саклап калу һәм туктатмау зарури, дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов, Татарстан хезмәттәшлеккә әзер, дип ышандыра. Ул белдергәнчә, Татарстан производство ачарга әзер булган бөтен бизнес вәкилләренә тиешле шартлар булдырырга әзер.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, бүген Словения Россиядән инвестицияләр җәлеп итү яклы, димәк, бу аның да хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрсәтә.
Шулай ук форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры укрынбасарлары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров катнашында Татарстан Республикасы һәм Словения Республикасы ведомстволары арасында меморандумнар һәм килешүләр имзаланды.
Аерым алганда, Нова Горица университеты (Словения) һәм Казан дәүләт аграр университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз