Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Луна кушаматлы юлбарысның урыны яңа зоопаркта булачагын әйтте
«Юлбарысны беркемгә дә бирмибез!» — диде Татарстан Президенты.
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Чаллыда наркотик сатучы кешедән алынган Луна кушаматлы юлбарыс Казанның яңа зоопаркындагы хайваннар арасында лаеклы урын алыр иде. Бу фикерен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Безнең яңа зоопаркыбыз була, без анда эшләрне тәмамлыйбыз инде. Бу юлбарыс анда лаеклы урын алыр иде», - диде Рөстәм Миңнеханов Лунаның киләчәк язмышы турындагы сорауга җавап биреп.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, хәзер хайванга хокукларны рәсмиләштерү белән бәйле юридик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу теманы медиа һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары алга этәрергә тиеш.
Очрашуда Чаллы прокуратурасының судка мөрәҗәгать итүе билгеле булды. Прокуратура судтан юлбарыска булган милек хокукын туктатуны сорый. Хәзерге вакытта кулга алынган наркотик сатучының хатыны юлбарыска милек хокукына ия. «Юлбарысны беркемгә дә бирмибез!» — дип йомгаклады Татарстан Президенты.
Луна кушаматлы юлбарыс 6 февральдә Чаллыда наркотик сатучы кешенең фатирында тентү вакытында дәлил сыйфатында алынган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда алынган ике айлык юлбарысны Казан зооботаника бакчасына урнаштырырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз