news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Лондонда уза торган форумда принц Майкл Кентский белән очрашты

Татарстан Президенты IV Россия-Британия бизнес-форумы эшендә катнаша.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IV Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында Британия король гаиләсе әгъзасы принц Майкл Кентский белән очрашты. ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәхифәсендә принц белән белән бергә төшкән фото урнаштырган.

Бизнес-форум материалларыннан күренгәнчә, Татарстан Президенты «Сколково» Фонды рәистәше Аркадий Дворкович һәм Россиянең Бөекбританиядәге илчесе Александр Яковенко белән бергә форумны ачу тантанасында катнашкан. Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иткән.

Королева Елизавета II нең энесе принц Майкл Кентский Бөекбритания һәм Россия арасындагы дустанә элемтәләрне үстерү тарафдары булып тора, Россия территориясендә актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. Ул Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясенең мактаулы докторы да.

Лондонда узучы Россия-Британия бизнес-форумы ике арадагы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү турында Россия һәм Бөекбритания арасындагы диалог өчен мәйданчык булып тора. Аның эшендә бизнес-истеблишмент, иҗтимагый оешмалар һәм ике илнең үсеш институтлары вәкилләре (барлыгы 800гә якын кеше) катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot