Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа троллейбус моделен бәяләде
Машина батареясе автоном рәвештә 15 километрга кадәр юлны үтәргә мөмкинлек бирә.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре кысаларында яңа троллейбус моделен бәяләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бүген Татарстан Президенты Әлмәттә эшлекле сәфәрдә.
Тролза 5265.03 «Мегаполис» моделендәге троллейбуста "Сәламәтлек" паркыннан "Татнефть" компаниясенең төп офисына кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры һәм башка рәсми затлар барды.
Айрат Хәруллин әлеге электр транспортының яңа моделе турында сөйләде Бу заманча модификациядәге троллейбус ышанычлырак һәм пассажирлар өчен җайлырак, идәне түбән урнашкан һәм баскычлары юк, бу коляскалы гражданнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңайлы була. Машина батареясе автоном рәвештә 15 километрга кадәр юлны үтәргә мөмкинлек бирә. Бу кыйммәтле троллейбус инфраструктурасын төземичә яңа экологик яктан чиста маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлмәт башлыгы сүзләренчә, федераль программа кысаларында "Әлмәт троллейбус идарәсе" предприятиесенә 10 заманча троллейбус алу планлаштырыла дип хәбәр итте. Бу Әлмәттәге "Дуслык", "Алсу" "Көнбатыш капка" һәм башка микрорайоннарны транспорт белән тәэмин итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз