news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә төзекләндерелгән хатын-кызлар консультациясен карады

Татарстан Президенты йөкле хатын-кызлар өчен дәресләр үткәрелә торган «Бәхетле ата-аналар мәктәбе»н карады.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә төзекләндерелгән хатын-кызлар консультациясен карады
president.tatarstan.ru

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре кысаларында  капиталь ремонттан соң яңартылган «Әлмәт Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе» хатын-кызлар консультациясен карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина Татарстан Президентына 2017-2018 елларда Әлмәт районында поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Хатын-кызлар консультациясе составында 10 шәһәр һәм 2 авыл җирлеге участоклары, перинаталь диагностика үзәге, гаилә планлаштыру бүлмәсе, хирургия, бала табарга әзерләү, ультразвук диагностикасы, клиник-диагностика лабораториясе бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкле хатын-кызлар өчен дәресләр үткәрелә торган «Бәхетле ата-аналар мәктәбе»н карады. Кунаклар өчен өченче катта цифрлы ФАП – табибның телемедицина кабул итүе оештырылган иде. Аннары гаилә планлаштыру, бала табарга әзерләү бүлмәләре күрсәтелде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук психологның арттерапевтик дәрес үтәрә торган бүлмәсенә дә бәя бирде.

Татарстан Президенты  «Әлмәт перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе» учреждениесе хатын-кызлар консультациясе коллективына хатын-кызлар сәламәтлеге һәм яшь буын татарстанлылар сәламәтлеге өчен уңышлы һәм тотрыклы эшчәнлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot