news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә анимация мәктәбен һәм Инженер лицеен ачты

Белем бирү учреждениесе шәһәрнең халык иң күп яши торган «Яшьлек» микрорайонында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә анимация мәктәбен һәм Инженер лицеен ачты
tatarstan.ru

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Союзмультфильм»ның анимацион мәктәп студиясен һәм Инженер лицеен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белем бирү учреждениесе шәһәрнең халык иң күп яши торган «Яшьлек» микрорайонында урнашкан. «Әлеге мәктәп балаларның профессиональ һәм иҗади талантын ачарга ярдәм итәр дип ышанам», — диде Миңнеханов мәктәпне ачу тантанасында.

Мәктәп ике креатив заманча киңлектән гыйбарәт, аларда компьютер сыйныфлары, «мокап»-студия, комикслар зонасы, мини-китапханә, тавыш яздыру студиясе, мини-кинозал һәм фотостудия бар. Балалар 2D һәм 3D стилендә анимация техникасына өйрәнә алачак. Анимация мәктәбе ярдәмендә балаларның, актуаль белгечлек үзләштереп, укудан алып эшкә урнашуга кадәр тулы цикл үтү мөмкинлеге бар. Бу — Татарстанда беренче шундый мәктәп.

Тантанада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та ктанашты. Республика Президенты әлеге белем бирү учреждениесен сафка бастырганы һәм нефтьчеләрнең Татарстан үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татнефть» компаниясенә рәхмәт белдерде.

«Зур компанияләрнең төзелештә, социаль проектларны гамәлгә ашыруда, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә катнашуы безгә максатчан рәвештә татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Инженер лицеенда да булды. Мәгариф оешмасы 850 урынга исәпләнгән. Лицейда барысы 30 сыйныф (16 сыйныф — башлангыч мәктәп, 14 сыйныф — урта мәктәп), хореография залы, 3D-спорт зал, робототехника лабораториясе, IT-полигон һәм башкалар бар, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100