Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә сөтчелек комплексында булды
Сөтчелек комплексы Әлмәт районының Рус Акташы авыл җирлегендә урнашкан. Комплексның гомуми җир мәйданы 12 гектардан артык.
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Н.Е. Токарликов исемендәге 1 070 савым сыерын бәйләмичә тотудагы сөтчелек-товар комплексында булды. Сөтчелек-товар комплексы Әлмәт районының Рус Акташы авыл җирлегендә урнашкан. Комплексның гомуми җир мәйданы 12 гектардан артык. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төзелеш 2017 елның мартында башланып, ноябрь аенда төгәлләнгән. Инвестор – “СМП-Нефтегаз” акционерлык җәмгыяте, ул төзелешкә 800 млн сум акча бүлеп биргән.

Рөстәм Миңнехановка әлеге инвестиция проектын тормышка ашыру кысаларында терлекчелек өчен җиһазлар алып урнаштырылуын, югары нәтиҗә бирүче сыер көтүе булдырылуын, тиешле инфраструктура эшләнүен һәм сыйфатлы азык туплануын җиткерәләр.
Әлеге проект нигезендә сыерлар ел әйләнәсендә бер төрле азык белән тукланалар, бәйдә тотылмыйлар. Бу исә сөт алуда фасыл үзгәрешләре тирбәнешләрен бирмәячәк һәм продукция алу нәтиҗәсе артачак.

Комплекс эшчәнлеге елына сөт җитештерүне 9 мең тоннага кадәр җиткерүне күздә тота. Биредә Венгрия фирмасы “Hunland”тан кара-чуар токымлы сыерлар кайтартылган.
Рөстәм Миңнехановны сөтчелек-товар комплексын карау барышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгат Тәхаутдинов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз