news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә капиталь төзекләндерүдән соң балалар шәһәр хастаханәсен ачты

Әлмәт балалар хастаханәсе - Татарстанда “Дустанә хастаханә – Татарстан стандарты" программасы буенча эшли торган беренче оешма.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә капиталь төзекләндерүдән соң балалар шәһәр хастаханәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хастаханәне ачканда, район башлыгы Айрат Хәйруллин Рөстәм Миңнехановка Әлмәт районында сәламәтлек саклауны үстерүдә, заман таләпләренә җавап бирә торган медицина хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Әлмәт районында тудырылган шартлар һәм балалар хастаханәсендә тормышка ашырылган принциплар төп бурыч – медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыру, яшь әлмәтлеләргә сәламәт һәм бәхетле булу өчен ярдәм итәчәгендә ышанычын белдерде.

Әлмәт балалар хастаханәсе Татарстанда  “Дустанә хастаханә – Татарстан стандарты" программасы буенча эшләүче беренче оешма булды. Бу, беренче чиратта, ягымлы һәм ихтирамлы персонал, кабул итүдә пунктуальлек һәм уңайлы шартлар. Быел балалар хастаханәсендә Оренбург, Удмуртия, Саранск, Уфа, Яр Чаллы шәһәреннән 8 табиб эшкә урнаштырылган. Аларның алтысына фатир бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot