Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә чистарту корылмаларын төзекләндерү барышын карады
Чистарту корылмалары 45 елдан артык капиталь ремонтсыз эшләгән булган.
(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә шәһәрнең чистарту корылмаларын төзекләндерү барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, "ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды" генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов озата йөрделәр.
Чистарту корылмалары Әлмәттә капиталь ремонтсыз 45 елдан артык гамәлдә булганнар. 2017-2018 елларда проект-смета документлары әзерләнгән. Проектта суны заманча биологик чистарту системасын булдыру каралган.
ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, бүгнеге көнгә зур күләмдә эшләр башкарылган инде. Аерым алганда, механик чистарту корпусы төзелеше тәмамланган, беречел тондыру бассейннары төзекләндерелгән һәм башкалар. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка алга таба эшләр турында хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз