Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә битлекләр тегә башлаган «Алсу» фабрикасында булды
Фабрика «Игелекле Әлмәт» шәһәр штабы волонтерлар проектына теләктәшлек күрсәтә торган предприятиеләр арасына керә.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлмәт районында «Носкофф» сәүдә маркасы белән билгеле «Алсу» оек тегү фабрикасында булды. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә фабрикада медицина битлекләре һәм махсус киемнәр тегү линиясен ачканнар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Предприятие киҗе-мамык тукымадан тегелгән бер тапкыр кулланыла торган саклагыч кием комплекты һәм күп тапкыр файдаланыла торган битлекләр чыгара башлады. Шәхси саклану чаралары җитештерүдә 19 тегүче эшли», — диелә хәбәрдә.
ТР Президенты әлеге эшнең бик тә мөһим икәнлеген искәртте һәм тиздән фабрикада эшләүчеләрнең үзләре ияләнгән продукция җитештерүгә әйләнеп кайтачакларына ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук фабрика җитәкчелегенең кешеләрне тикшергәндә катгыйрак булуын сорады. «Профилактика кагыйдәләре һәркемгә бертөрле булырга тиеш. Фабрикага килгән һәр кешенең температурасын үлчәргә һәм антисептик белән эшкәртергә кирәк. Хәтта ул Президент җитәкчелегендәге делегация булса да», — диде Миңнеханов.
«Бөтен кешене дә тикшерми торып, ишектән кертмәячәкмен», — фабрикага килгән һәркем өчен җавап шундый булырга тиеш. Катырак булырга кирәк!» — дип өстәде ТР Президенты.
Фабрика медицина битлекләре һәм саклагыч киемнәрне бушлай тарата. Ул «Игелекле Әлмәт» шәһәр штабы волонтерлар проектына теләктәшлек күрсәтә торган предприятиеләр арасына керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз