news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты

Татарстан Президенты бүген Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты
instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты белән килде. Визитның төп максаты - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу.

Нефтьчеләр көнендә урам сәнгате фестивале кысаларында үткән мастер-класста Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов та катнашты. Җитәкчеләр барабанда бер минут дәвамында уйнадылар. Аларны джембе буенча дәресләр бирүче өйрәтеп торды. Ахырдан Татарстан Президентының барабанда уйнарга өйрәнүен карап торган тамашачылар җитәкчеләрне алкышлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot