Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «АгроНТИ – 2019» конкурсантлары белән очрашты
Октябрь аенда җиңүчеләр «Алтын көз-2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчык эшендә катнашачак.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кванториум» балалар технопаркында булды. Анда бу көннәрдә «АгроНТИ – 2019» VII Бөтенроссия конкурсы уза. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президентын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов озата йөрде.
Бәйге 5-10 сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Әлмәткә Казан, Волгоград, Кемерово, Новосибирск һәм Саратовтан мәктәп укучылары килде. Конкурсның төп максаты - белем бирү оешмаларында укучыларны Илкүләм технологик инициативаның технологик өстенлекләрен эшкә җәлеп итү, авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән таныштыру.
Татарстан Президенты 4 юнәлеш буенча уза торган конкурс мәйданчыкларын карап чыкты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов конкурсантлар һәм экспертлар белән аралашты, авыл хуҗалыгы өлкәсендә гамәли бурычларны хәл итү өчен кулланыла торган заманча технологияләр белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый конкурслар укучыларны авыл хуҗалыгын модернизацияләү процессына җәлеп итә һәм югары технологияле җиһазлар белән эшләүдә файдалы күнекмәләр алырга ярдәм итә. «Минемчә, бу бик файдалы мәйданчык. Барлык балаларга уңышлар телим», - диде Татарстан Президенты.
«АгроНТИ – 2019» ның финал этабы 29 августтан 6 сентябрьгә кадәр Әлмәттә һәм Белгородта узачак. Октябрь аенда җиңүчеләр «Алтын көз-2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчык эшендә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз