news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Әлмәт төбәге үрнәк алу объекты булырга мөмкин”

Әлмәт депутатлары 2009 елга нәтиҗә ясады

(Әлмәт, 1 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль район Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының берләштерелгән сессиясендә катнашты, анда 2009 елга нәтиҗә ясалды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында тулаем алганда республика өчен 2009 елгы нәтиҗәләргә кыскача характеристика бирде. Узган ел, финанс кризисы шартларында, 1998 елдан соң республика өчен иң катлаулысы булды. Түбәндәге күрсәткечләр дә нәкъ шуны раслый. 2008 ел белән чагыштырганда тулаем төбәк продукты 4,2 процентка (878 миллиард сумга) кимегән. Төп средстволарга инвестицияләр 6,7 процентка (268 миллиард сумга) азайган. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, “Татнефть” ААҖ республика адындагы үз йөкләмәләрен үтәгән.
Әлмәт төбәге буенча ел нәтиҗәләрен бәяләп, ТР Хөкүмәте башлыгы аны республикада иң алдынгы, инновацияле дип атады. Әлмәттә уртача хезмәт хакы республикадагыдан югарырак.
Премьер-министр хезмәт базары өлкәсен иң проблемалы өлкәләрнең берсе дип атады һәм эш урыннары булдыру өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды. Бу җәһәттән торакны капиталь ремонтлау программасы сизелерлек ярдәм итте. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, аны гамәлгә ашыру өлкәсендә Әлмәт башкаларга үрнәк булып тора. Тулаем алганда, Татарстан Премьер-министры төбәктә республика программаларын гамәлгә ашыру хакында сүз барганда “Татнефть” компаниясенең роле зур дип билгеләп үтте. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге тәкъдиме белән әһәмиятле карар кабул иткән (компания Әлмәт җылылык челтәрләренең стратегик инвесторы булды) “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдиновка рәхмәт белдерде. Мәгълүм булганча, Әлмәттә җылылык энергиясенә тарифлар республикада иң югарысы, җылылык челтәрләрен яңарту исә зур күләмдә инвестицияләр таләп итә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Мансур Хафизов 2009 елда Әлмәт муниципаль районы эшчәнлеге турындагы төп доклад белән чыгыш ясады. Район башлыгы Ришат Әбүбәкеров төбәктәге тиз арада хәл итүне таләп итүче мөһим проблемалар хакында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов сессия тәмамлангач Ришат Әбүбәкеровка Дуслык орденын тапшырды. Ул әлеге бүләккә РФ Президенты Указы нигезендә, ирешкән уңышлары һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен лаек булды.
Район башлыгы Ришат Әбүбәкеров барлык татарстанлылар исеменнән Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады һәм аңа төбәктә Премьер-министрның ярдәме белән төзелгән объектлар сурәтләнгән фотоколлаж бүләк итте.
Форсаттан файдаланып, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Рөстәм Нургали улын котлаучыларга кушыла, аңа яңа эшендә уңышлар, матбугат өчен ачык булып калуын, Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән сәясәтне дәвам итүен теләп кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot