Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт нефтьчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Шәһәр үзәгендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү театральләштерелгән шоудан һәм нефтьчеләр парадыннан башланды
(Әлмәт, 4 сентябрь, «Татар-информ», Аскар Маликов). Быел Татарстанның нефть тармагында сизелерлек уңышлар билгеләп үтелә, чимал табышы шактый артты һәм йөз меңнәрчә кулланучыларга нефть продуктларын өзлексез транспортлау тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүдә ясаган чыгышында белдерде.
Быел "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында акрынлау кокслау корылмасы эшләтеп җибәрелү ярдәмендә Россиядә нефть эшкәртү күрсәткече иң югары ноктага иреште. "Татнефть"нең нефть химиясе һәм ваклап сату секторында югары нәтиҗәләргә ирешелде дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Татнефть"нең социаль программалары буенча торак пунктлар төзекләдерелә. "Әлмәтнең бөтен тарихы нефть белән бәйле, ә Нефтьчеләр көне халык бәйрәменә әйләнде - диде Татарстан Президенты. - Без шәһәрнең Россиядә иң төзек, ә районның социаль планда тәэмин ителгән булуын күрәбез".
"Без нефтьчеләр көнен лаеклы төстә каршы алдык, - дип билгеләп үтте «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов. – Компания нефть чыгару планын арттырып үтәде, Россиядә үсеш темпы буенча лидер булды. Безнең нефть эшкәртү заводы - илдә иң яхшысы, ә дөньяда, Европада андыйлар бармак белән генә санарлык".
Быел Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәктәрләре көне шәһәр үзәгендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз