news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрне волонтерлар ярдәменнән файдаланырга чакырды

Республиканың барлык муниципаль районнарында да волонтер штаблары оештырылган, алар үзәк штаб белән даими элемтәдә тора.

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрне волонтерлар ярдәменнән файдаланырга чакырды

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән очрашты һәм аларга махсус санитар-эпидемиология режимы шартларында эшләргә әзер булганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Битараф булмаган кешеләрнең мондый риясыз ярдәме һәрвакыт кирәк. Бүген бигрәк тә!» — диде Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге штабында узган волонтерлар белән очрашуда.

ТР Президенты өлкән яшьтәге һәм коронавируска бәйле вазгыять аркасында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне өйдә утырырга һәм волонтерлар хәрәкәте мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды.

Татарстан Республикасында волонтерлар эшчәнлеген Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге координацияли. Республиканың барлык муниципаль районнарында да волонтер штаблары оештырылган, алар үзәк штаб белән даими элемтәдә тора.

Бөтенроссия #МыВместе үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында республикада 3,2 мең кешедән торган волонтерлар командасы формалаштырылган.

Кайнар элемтә (8 800 200 3411) телефонына азык-төлек һәм дарулар, йорт хайваннары өчен ризык сатып алу һәм өйдә вак-төяк ярдәм турында заявкалар килә. Татарстанда кайнар элемтә телефоны буенча килгән заявкалар Гомумроссия халык фронтының яшьләр бүлеге тарафыннан «Волонтер-табиблар» хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә тикшерелә. Шулай ук республиканың барлык муниципаль районнарында кайнар элемтә эшли.



Галерея: Волонтеры доставляют продукты пожилым людям
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100