news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Өлкәннәргә тагын ярдәм күрсәтү ысуллары турында уйларбыз

Татарстан Республикасы Президенты республикада алга таба да авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак, дип ышандырды.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү мөмкинлеге өйрәнелә, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.

«Өлкән халык ярдәм алырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты да күп тапкыр әйтте. Без монда шулай ук эшләячәкбез. Олы яшьтәге халыкка тагын нинди ярдәм чаралары күрсәтү мөмкинлеге турында уйларга кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында Татарстанда кайбер кешеләр азык-төлек җыелмалары алды, һәм «бу мохтаҗларга бик ярдәм итте», диде. «Өлкәннәргә ярдәм итүче меценатлар күп. Ураза вакытында кешеләрне чакырып, табын әзерләп ашату да ярдәм. Һәм мондый ярдәм формалары бик күп булырга мөмкин», — диде ул.

Моннан тыш, республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә халыкка ярдәм итүнең яхшы формасы табылды, анда фермерлар үз продукцияләрен кулай бәяләрдән сата.

«Мин һәрвакыт мондый башлангычларны хуплыйм, һәм алар Казанда гына түгел, ә авыл кешеләре үз продукциясен алып килә алырлык башка шәһәрләрдә дә үткәрелсен иде. Күпләр өчен бу керем алу мөмкинлеге, ә без транспорт чыгымнарын субсидиялибез. Бу — шәһәр халкына ярдәм дә. Базарларга кем килә? Нигездә, өлкәннәр. Безнең үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне сатып алалар. Кешеләр яшелчә запасларын туплый ала», — диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты республикада алга таба да авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак, дип ышандырды. «Ярминкәләр уздырдык һәм уздырачакбыз. Мин үзем дә анда барам. Һәм без һәрвакыт күп уңай сүзләр ишетәбез», — дип тәмамлады ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100